Казан шәһәр филармониясе

«Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният оешмасы Татарстан Республикасында бу өлкәдә хезмәт күрсәтүче иң эре берләшмәләрнең берсе. Аның тарафыннан башкалабызда йөзләгән концерт оештырыла, филармония артистлары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар халкының данын еракларга таныта.

Әлеге дус, тату, бердәм коллективта Татарстанның Халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге бию ансамбле, Татарстанның Халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният эшлеклесе Николай Богданов җитәкчелегендәге «Идел егетләре» эстрада-фольклор ансамбле, үз эшенең осталары булган 28 җырчы-солист, баянчы һәм 3 сәнгатьле сүз остасы эшли.

Казан шәһәр филармониясе коллективына шәһәр, республикакүләм һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге иң җаваплы һәм җитди чараларны оештыру эше йөкләнелә. Оешманың иң төп бурычы булып төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру тора. Биредә күңел ачу чаралары оештырудан тыш, продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла, яшь талантларны барлау, тәрбия, белем бирү эшләре башкарыла.

 

Документлар:

Устав МБУК КГФ

Приказ о назначении директора

ОГРН

Правила возврата билетов

Правила пользования гардеробом

Правила посещения зрителями концертного зала

Положение о детской филармонии МБУК КГФ

Положение о Фабрике звезд "Чулпан"

Хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру нәтиҗәләренең җыелма исемлеге

Приказ 50% цена билета инвалидам