Халыклар бердәмлеге көне белән!
Яңа заман үзенең катгый таләпләрен куя, соңгы арада дистанцион рәвештә эшләү һәм иҗат итү яшәешебезгә нык үтеп керде, бу дөнья буенча шулай хәзер. Мәгълүматның виртуаль яссылыкта җиткерелә алуы пандемия вакытында эшчәнлекне бөтенләй үк туктатмау мөмкинлеге бирә, кызганыч ки, элекке кебек чараларны залларда утырып карый алмыйбыз. Шушы юнәлештә проектлар булдыру мөмкинлеген "Казан шәһәр филармониясе" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе дә уңышлы куллана. Филармония составындагы коллективлар «Folk of Dance» исемле халык биюләре буенча Халыкара телевизион проектта катнашты, «Узнай Россию. Донское слово», «Fete de la Musique» фестивале кебек дәрәҗәле бәйгеләргә үзләре булдырган видеоконтентны тәкъдим итте. Шулай ук видеоклиплар төшерелә, онлайн-форматтагы концертлар оештырыла, тулы метражлы музыкаль фильм әзерләнә. Бүген Халыклар бердәмлеге көне белән котлап, игътибарыгызга шул уңайдан әзерләнгән эчтәлекле программаларның берсен тәкъдим итәбез. Видеоязма сайтның "Галерея" бүлегенә урнаштырылган.