"Әпипә" фильмы бүгеннән прокатка чыкты
12 ноябрьдән "Әпипә" беренче татар мюзиклы киң прокатка чыга. Көтелгән премьераны Татарстан, Башкортстан, Симферополь, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләрендә күреп булачак. Фильмда Казан шәһәр филармониясе солистлары Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина, Гөлшат Имамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Алинә Шәрипҗановлар да катнаша.