"Шаян" балалар телеканалы онлайн-концерт тәкъдим итә
10 нчы декабрь көнне 16:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концертын оештыра! ⠀ Ютуб каналда туры эфирда, инстаграмда, сайтта – иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар, татар эстрадасы йолдызлары, үзенчәлекле дуэтлар һәм, әлбәттә, премьералар! Концертның телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм сайтта карарга мөмкин булачак!