"Чулпан" мәдәният үзәге ачылды
25 декабрьдә в Казанда төзекләндерелгән «Чулпан» мәдәният үзәгенең тантаналы ачылышы булды. Әлеге вакыйга Идел буе районында яшәүчеләр өчен менә дигән Яңа ел алды бүләгенә әверелде. Төзекләндергәннән соң бинаның сыйдырышлыгы ике тапкырга артты – 700 гә кадәр кеше кабул итә ала. Мәдәният үзәгенең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казанның Мэры Илсур Метшин катнашты.