Барыгызны да чыршы янында көтәбез!
Казан шәһәр филармониясе коллективы һәркемне Яңа 2021 елның килеп җитүе белән котлый! Артистларыбыз "Казан" Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта бәйрәм концертларын тәкъдим итә. 1-5 гыйнварда 18.00 сәгатьтә барыгызны да шунда көтеп калабыз.