Бүген фильм премьерасы була
5 гыйнварда 17:00 сәгатьтә "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалында Казан шәһәр филармониясе артистлары төшкән "Көтегез, без киләбез!!!" дип исемләнгән музыкаль комедия күрсәтеләчәк. 7 гыйнварда 15:30 сәгатьтә әлеге фильмны "ТНВ-Планета" каналында карап булачак.