Чечня һәм Татарстан: ике республика хезмәттәшлеге
Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова һәм Казан шәһәре мәдәният вәкилләре очрашты. Казан шәһәр филармониясенең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Яклар шәһәрдә мәдәни мохит булдыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар һәм ике республиканың хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар мәдәният өлкәсендә мөнәсәбәтләрне уңышлы үстерү өчен министрлык һәм ведомстволарның тырышлыгы җитәрлек түгел, шәһәр һәм муниципаль хезмәтләрне тоташтырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Искәртеп узабыз, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызы — республиканың мәдәният министры Айшат Кадыйров Казанга эш визиты белән килде. 11-13 майда Казанда Чечня мәдәнияте көннәре узачак. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Чечняның әйдәп баручы мәдәният учреждениеләреннән милли сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.