Казан Ратушасында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы булды
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, КМФМК башкарма директоры Миләүшә Айтуганова һәм башка рәсми затлар катнашты. XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасында узачак. Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта узачак.