Гастрольләр!
"Казан" бию ансамбле, Казан шәһәр филармониясе артистлары белән берлектә, «Җырлый торган Казан» («Җырлы биюле Казан») концерт программасы белән гастрольләргә чыгачак. 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышлана һәм моның хөрмәтенә Казан шәһәр филармониясе артистлары «Казан» бию ансамбле белән берлектә барлык халыкларның дуслыгына һәм бердәмлегенә багышланган зур концерт әзерләделәр.