Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары өчен «Батыр» картасы мәдәният учреждениеләрендә ничек эшләячәк?
Проектта катнашучы 40ка якын дәүләт һәм муниципаль учреждениегә бушлай килү турында тулырак сөйлибез: Музейлар һәм күргәзмәләргә бару өчен кассада карта күрсәтү җитә. Театр-тамаша чараларына бару өчен билетны алдан, чарага 5 көн кала броньларга кирәк. Билетны КАССА ТЕЛЕФОНЫ БУЕНЧА резервларга була. Аны озатучы өчен һәр карточкада бер балалар билеты һәм бер олылар алырга мөмкин. Гаиләдә берничә бала булган очракта, карточка һәр балага бирелә. Картага бару саны өчен чикләүләр юк. "Батыр" картасы буенча Казан шәһәр филармониясенең теләсә кайсы чарасына билет сатып алырга мөмкин, тәкъдим бөтен репертуарга гамәлдә. Исегезгә төшерәбез, «Батыр» картасын үз район администрациясендә алырга мөмкин. Карта 18 яшькә кадәрге балалар өчен. Консультацияләргә кайнар линия телефоны буенча: 558-74-18