"Зәңгәр шәл"спектакле премьерасы
Бүген, 16 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Галиәсгәр Камал театры сәхнәсендә "Зәңгәр шәл" вокаль-хореографик спектакленең премьерасы булды. Режиссеры - "Казан" бию ансамбле һәм Казан шәһәр филармониясе сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова. Төп рольләрне " Голос.Дети" проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Рөстәм Насыйбуллин башкарды, шулай ук катнаштылар Фердинанд Фәтхи, Айзат Мәрдән, Гөлнара Мулланурова, Илнур Фәсхетдинов, Гөлшат Имамиева, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов, Алмаз Хәсәнов, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина, Марина Карпова, Алсу Сөнгатуллина" һәм Казан "бию ансамбле.