Яңа ел чыршысын ачу бәйрәменә чакырабыз
2021 ел Казан шәһәр филармониясе коллективы өчен истәлекле вакыйгаларга бик бай булды – премьералар, сольный концертлар һәм юбилейлар уздырдык. Түгәрәк даталарын Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльвира Хайруллина һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Резидә Шәрәфиева бәйрәм итте, күренекле «Фәридә-Алсу» дуэтының иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган концерт тантаналы төстә узды. Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаевка Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде, Илгиз Зәкиев Татарстан республикасының атказанган артисты булу уңаеннан котлаулар кабул итте. Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов милли мәдәният өлкәсен үстерүдәге хезмәтләре өчен истәлекле медаль иясе булды. Тватарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Вәис Бәйрәмов, Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясе лауреатлары булдылар. Сәйдә Мөхәммәтҗанова Санкт-Петербург шәһәрендә тәүге сольный концертын оештырды.Балалар филармониясендә шөгыльләнүче тырыш малай һәм кызларыбыз ел буена актив чыгыш ясады, төрле бәйгеләрдә катнашты. «Морозко» халыкара башкару осталыгы фестивалендә II дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булдылар. Тиздән Яңа 2022 елны каршы алачакбыз, барыбыз да аннан яңа могҗизалар, уңышлар һәм сөенечләр көтеп кала. 20 декабрьдә 16.30 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкка Яңа ел чыршысын ачу бәйрәменә чакырабыз. Адрес: Казан шәһәре, Җиңү проспекты 48 А.