«Чулпан» йолдызлар фабрикасы нәтиҗәләре
21 декабрьдә «Чулпан» йолдызлар фабрикасы» шаулап-гөрләп узды. Яшьләре 12 дән 83 кадәр булган барлыгы 53 катнашучы кабул ителде. Бию юнәлеше буенча 6 гариза, җырлау буенча – 35, нәфис сүз - 12 гариза. Конкурсантларның географиясе шушындый - Казан, Яр Чаллы, Биектау, Чистай, Менделеевск, Арзамас, Питрәч, Ульяновск, Татарстан районнары – Актаныш, Теләче, Алабуга, Кукмара, Башкортстан Республикасы, Италия. «Чулпан» йолдызлар фабрикасы»ның Гран-при бүләгенә Хөснетдинов Рафис лаек булды. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм җиңү яулаулары белән котлыйбыз!