"Казан" бию ансамбленә 25 яшь!
1 һәм 2 мартта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Казан» бию ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган концертлар узды. Коллектив «Чулпан» мәдәният үзәгендә дә (Җиңү проспекты, 48 а), котлаулар кабул итеп, тамашачыларын сөендерергә әзер,17 мартта 19.00 сәгатьтә һәм 19 мартта 18.00 сәгатьтә көтеп калалар. Ике сәгатьтән артык программаның беренче өлешендә тамашачылар коллективның репетуарында булган иң яхшы номерларны карап хушланды. Бәйрәм уңаеннан, ансамбльнең егерме биш хезмәткәренә дәрәҗәле исем, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Концертның икенче бүлегендә «Голливуд» дип исемләнгән өр-яңа тамаша тәкъдим ителде. Ул мюзикл форматында, биюләр гомуми сюжетка корылып, юмор, ирония, романтика, җыр һәм бераз гына куркыныч мизгелләр дә тудырып, тамашачыны нык дулкынландырды. «Голливуд» сүзе күпчелек өчен якты хыяллар, матурлык, самими өметләр белән бәйле. Программада Америка мәдәниятенең иң яхшы, тарихта тирән эз калдырган музыка һәм хореография өлкәсе үрнәкләре урын алган. Бөек комик Чарли Чаплин, башны әйләндергеч Мерилин Монро һәм Элвис Пресли бродвей стилендәге «Tapdogs», данлыклы стэпны бии. Артистларның җете костюмнары, искиткеч музыка, югары кимәлдә башкарылган бию номерлары беркемне дә битараф калдырмас.