"Казан хәзинәләре" - Казан экскурсоводлары белән ябык матбугат конференциясе
6 май көнне "Чулпан" концертлар залында "Казан" бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Ринат кызы Закирова һәм Казан шәһәренең экскурсоводлары очрашты. Кунаклар "Казан хәзинәләре" тамашасына чакырылды аннан соң туризм вәкилләре белән ябык матбугат конференциясе узды. Очрашуда туристларны татар халкы тарихы белән бию сәнгате аша таныштыру мәсьәләләре каралды. Исегезгә төшерәбез, Казан "Россиянең иң яхшы 10 туристик шәһәре" нә керә һәм бу исемлектә 3 нче урында тора. Ел саен шәһәр һәм аның тарихы белән танышырга теләүчеләр саны арта гына бара. "Казан хәзинәләре "-Казан шәһәр филармониясе артистлары катнашында" Казан " бию ансамбленең музыкаль-хореографик спектакле. Шоу Бөек күченүдән алып хәзерге Казанга кадәр татар халкы тарихы турында сөйли.