1 июньдә «Дуслар күп булсын» җыры «Балачак җыры» конкурсында җиңүче булды. Җыр авторларының берсе-Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Ләйсән Закирова. Балалар филармониясендә тәрбияләнүчеләр Шаян ТВ телеканалы ярдәмендә «Дуслар күп булсын» җырына клип төшерүдә катнаштылар. Вокаль ансамбль җитәкчесе-Гөлназ Гафурова, Казан шәһәр филармониясе солисты.