2022/2023 сезон: Яңа филармония
Казан шәһәр филармониясе кунакларны һәм шәһәр халкын 2022/2023 яңа филармония сезонын ачу тантанасына чакыра. Сез шәһәр филармониясенең бөтен бай арсеналын күрерсез: халык һәм эстрада башкаручыларыннан классик арияләргә кадәр! Сезне бай концерт программасы, Татарстан Республикасының Атказанган һәм халык артистлары чыгышлары, "Казан" бию ансамбленең иң матур һәм истә калырлык биюләре, "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры чыгышы, балалар филармониясендә тәрбияләнүчеләрнең иҗаты көтә – болар барысы да ике сәгать дәвамында тамашачыларны сөендерәчәк! Шулай ук концерт программасы тәмамланганнан соң яраткан артистлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булачак.