Рәшит Ваһапов һәйкәлен ачу тантанасы
Казан шәһәр филармониясе солистлары Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһаповка һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар. Ачылу тантанасы 30 августта, Татар дәүләт Габдулла Тукай исемендәге филармониясе скверында узды. Рәсми өлештән соң Ваһапов фестивале лауреатлары концерты булды.