"Отары" мәдәният йорты җитәкчесе булырга теләк белдерүчеләр игътибарына
Казанда Отары бистәсе мәдәният йортында директор булып эшләргә теләк белдерүчеләр өчен ачык конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документларны кабул итү 14 апрельдә башлана. Җиңү яулаучының исеме май ахырында билгеле булачак. Кандидатларга MS Power Point форматында презентация һәм MS Word, шрифт Times New Roman, кегль 14 таләпләренә туры килгән документлар әзерләргә кирәк, алар 14 майга кадәр 14.00 - 18.00 сәгатьтә Профсоюз урамы, 25/15 (кабинет 215) адресы буенча урнашкан Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә кабул ителә. Төгәлрәк мәгълүматны +7(843)292-97-42 телефон номерына шалтыратып белешергә мөмкин.. Отары бистәсендәге мәдәният йорты 2017 елда ачылды. Әлеге оешмада китапханә эшли, төрле яшьтәге катнашучылар өчен вокал, хореография, кул эшләре һәм башка иҗади шөгыльләр оештырылган.