Балалар филармониясе концерты
Казан шәһәр филармониясе базасында оештырылган Балалар филармониясе балалар өчен чыга торган "Салават күпере" журналының "СалаваTIK" дигән яңа проектында катнаша. 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, әлеге шаян коллективның тәүге концерты булды. 6 июньдә концертны "Ак чәчәкләр" паркында куйдылар. Балалар филармониясенең чираттагы чыгышы 20 июньдә 15.00 сәгатьтә "Кырлай" паркында булачак. Рәхим итегез!