Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм итү көне
2021 елның 25 июнендә «Россиянең юристлар ассоциациясе» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстандагы региональ бүлеге чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыра. Санитарно-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чаралар дистанцион форматта оештырыла (гражданнарга консультация бирү телефон элемтәсе аша була) белгечләр республиканың районнары һәм шәһәрләрендә 8:00 алып 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 алып 16:30 сәгатькә кадәр) төшке ялсыз халык мөрәҗәгатен кабул итәчәкләр.