"Халыклар дуслыгы Казаны"на чакырабыз
11 сентябрьдә 12:00- 17:00 сәгатьтә Казанда Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданчыкта "Халыклар дуслыгы Казаны" дип исемләнгән фестиваль узачак. Аны башкалабызда яшәүчеләрнең һәм кунакларның төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белемнәрен арттыру максатыннан "Казанда туризмны үстерү комитеты" оештыра. 18-19 сентябрьдә 10:00-21:00 сәгатьтә алтынчы тапкыр үткәреләчәк «Тәмле Казан» азык-төлек фестиваленә дә килегез!