Студиябездә шөгыльләнүче балаларны җиңүләре белән тәбриклибез!
«Казан» бию ансамбленең студия-мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны һәм аларның укытучыларын бәйгедә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Күптән түгел Ижау шәһәрендә «Италмас чакыра» дип аталган Бөтенроссия конкурс-фестивале уздырылды. Безнекеләр иң шәп бүләкне – Гран-прины яулады. Безнең студиядә бию серләренә төшенүче балалар шулай ук «Татарстан гөлчәчәге» Халыкара конкурс-фестивалендә, «Афәрин, Артист!» бәйгеләрендә уңышка ирештеләр.