Баянга кушылып җырлаганны яратасызмы?
11 февральдән Казан шәһәр филармониясе артистлары Әтнә һәм Арча авылларында чыгыш ясый башлады. Кичә Күәм авылындагы конөерт вакытында көтелмәгән хәл килеп чыга. Беренче җырны башкаргач, бөтен авылда ут сүнә. Ярый әле баян бар, рәхәтләнеп шуңа кушылып җырлыйлар. Бер сәгатьтән артык барган концерт искиткеч була, тамашачы җырчыларга дәррәү кул чаба, алардан бик канәгать кала. Әлеге көтелмәгән хәл артистлар өчен чын мәгънәсендә сынау булды. Алар халык алдында имтихан тотты һәм сынатмады. Афәрин сезгә, хезмәттәшләребез!