Туган тел көне белән!
2000 елның 21 февраленнән бирле Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәләр. Әлеге чараның максаты тел һәм мәдәни төрлелекне ассызыклау, үстерү. Бүген башкалабызда шушы уңайдан төрле чаралар узды. Казан шәһәр филармониясе артистлары 17 һәм 90 номерлы гимназияләрдә чыгыш ясады.