Сиринә Зәйнетдинованы лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
Казан шәһәр филармониясенең солисты Сиринә Зәйнетдинова март аенда "Мәйдан" телеканалы оештырган хит-парадта катнашты. Ай буена "Лаеклы хит" тапшыруында башкаручылар өчен тавыш бирделәр Сиринә кызы Эльвина белән башкарган "Балам – бал, әнием – гөл" җырын тәкъдим итте, Ун теләк белдерүче арасыннан, 4360 тавыш җыеп, Сиринә белән Эльвина җиңү яулады. Сезне шул уңайдан чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур иҗади уңышлар телибез!