"Үлемсез полк" акциясе онлайн-режимда узачак
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында яңа төр коронавирус COVID-19 инфекциясе таралуга каршы кертелгән санитарно-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, «Үлемсез полк» акция быел онлайн-режимда «ВКонтакте» социаль челтәр базасында узачак. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр фотогалерея бүлегендә урнаштырылган мәгълүмат җибәрү үрнәкләре белән таныша ала.