Мостафиннар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казан шәһәр филармониясе бик матур парга – Гүзәл һәм Илһам Мостафиннар гаиләсенә ихлас котлауларын ирештерә. ТР М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Илһам Исхак улының һәм Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Рөстәм кызының гаилә коруларына 40 ел тулу уңаеннан, ЗАГС җитәкчесе Римма Миңнуллина һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.