Кастингка чакырабыз
«Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе кастинг игълан итә. Җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә (баян, гармун, тальян, курай, думбра) шөгыльләнү өчен балалар сайлап алыначак. Әлеге иҗади коллективларга 6 яшьтән 12 яшькәчә (вокал) һәм 6 яшьтән 14 яшькәчә (музыка уен кораллары) сәләтле малайлар һәм кызлар чакырыла.