Балалар филармониясенә яңа укучылар кушыла
31 августта узган кастингның нәтиҗәләрен хәбәр итәбез - Балалар филармониясенең вокал төркеменә Спичков Кирилл Михаил улы һәм Мортазина Әминә Тәүфыйк кызын чакырабыз. Музыка уен коралларында уйнау төркемендә Гарифуллина Азалия Алмаз кызы һәм Фаткуллин Камил Ринат улы шөгыльләнәчәк. Котлыйбыз, уңышлар телибез! Кастингка килергә өлгермәгәннәр борчылмасын, без аны тагын үткәрәчәкбез. Кайчан икәнен тиздән хәбәр итәрбез.