ФИЛАРМОНИЯСЕ
«Казан шәһәре филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе Татарстандагы иң зур концерт оешмаларының берсе. Безнең исәптә башкалада, Россия һәм чит илләрдә ел саен йөзләгән концерт тора. Казан шәһәре филармониясе эшчәнлеген дус коллектив алып бара, алар составында: Татарстан Республикасының халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге бию ансамбле, Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Богданов җитәкчелегендәге «Весёлые Волгари» фольклор-эстрада ансамбле, 28 җырчы, баянчы, 3 нәфис сүз остасы.
«Казан шәһәре филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе шәһәр, республикакүләм һәм илкүләм дәрәҗәдәге җаваплы чараларны оештыручы ролен үти. Филармониянең әһәмиятле бурычларының берсе – продюсерлык: яшь, сәләтле башкаручыларны эзләп табу һәм аларга үз урыннарын табарга ярдәм итү. Оешма күңел ачу, тәрбияләү, белем бирү, мәгълүмат тарату эшләрен башкара, шул ук вакытта төп максат – Татарстанда гына түгел, ә Россия төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче татарлар һәм башка милләтләрнең мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру булып кала бирә.
ДОКУМЕНТЛАР
МБУК КГФ уставы
Директорны билгеләү турындагы карар
ОГРН
МБУК КГФ уставы
Шартларны махсус бәяләү уздыру нәтиҗәләре ведомосте
Билетларны кире кайтару кагыйдәләре
Тамашачыларның концерт залында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре
Гардеробтан файдалану кагыйдәләре
Физик мөмкинлеге чикле кешеләргә билетларны 50% ташлама белән сату турындагы карар
МБУК КГФ балалар филармониясе турындагы күрсәтмә